+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль 2021, 11:55

Владимир Путинның Александр Лукашенко белән очрашуына әзерлек бара

Кремльдә Русия Президенты Владимир Путинның Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашуына әзерлек бара, дип белдерде ил җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Кремльдә Русия Президенты Владимир Путинның Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашуына әзерлек бара, дип белдерде ил җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Дәүләт башлыкларының алдагы очрашуы узган елның 14 сентябрендә Владимир Путинның Сочидагы “Бочаров ручей” резиденциясендә узган иде. Сөйләшүләр биш сәгать ярым дәвам итте, алар барышында ил лидерлары кайбер темаларга кагылды, аерым алганда, Белоруссиядә конституцион реформа һәм республикага Русиянең COVID-19 вакцинасын кертү.

20 гыйнварда Владимир Путин Александр Лукашенко белән телефоннан сөйләшкәндә COVID-19 таралуга каршы көрәш һәм союздаш дәүләт кысаларында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында фикер алышты.

Фото: "РИА Новости”
Читайте нас: