+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 февраль 2021, 14:05

Путин ковидтан көз вакциналанырмы?

Русия Президентының рәсми вәкиле Дмитрий Песков бу хакта комментарий биргән.

Русия Президентының рәсми вәкиле Дмитрий Песков бу хакта комментарий биргән.
Песков дәүләт башлыгының “искиткеч сәламәтлеге” хакында сөйләгән.
“Перзидентта, тьфу-тьфу, искиткеч сәламәтлек, ә прививкаларны шушы искиткеч сәламәтлекне саклау өчен ясыйлар. Моннан башка артык бернәрсә дә әйтә алмыйм”, – дигән Кремльнең матбугат секретаре.
Шул ук вакытта Песков дәүләт Башлыгының вакциналану графигы турында сөйләүдән баш тарткан.
Моңа кадәр Русия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы прививканы җәй ахырында яисә көз көне ясатырга мөмкинлеге хакында әйткән иде. Путин нәкъ Русия вакцинасын ясатачагын ассызыклады, чөнки аны барлык күрсәткечләр буенча иң яхшысы дип саный.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости
Читайте нас: