+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 февраль 2021, 18:20

"Түләүләр тоткарланырга тиеш түгел"

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр җитди контольгә алыначак.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров көнүзәк социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде, алар арасында - мәктәпләрдә туклану сыйфаты, табигый газ өчен коммуналь оешмалар бурычын каплау. Киңәшмә эшендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Премьер-министр ассызыклаганча, республикада, пандемиягә карамастан, табигый газ өчен түләүләр тиешле дәрәҗәдә. Узган елда коммуналь оешмаларның алынмый калган кереме республика бюджетыннан тулысынча финансланды. Шулай ук, газ өчен исәп-хисапларга максатчан акчалар да бүленгән. Шуңа карамастан, «Газпром Межрегионгаз Уфа» вәкилләре республика коммуналь оешмаларының түләү дисциплинасы һәм 2020 елга газ өчен исәп-хисап графигын үтәмәве турында борчылу белдерде.
- Энергетика ресурсларын кулланучы коммуналь оешмалар тарафыннан вакытында һәм тулысынча түләүне тәэмин итү буенча тулы чаралар күрүегезне сорыйм. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, газ өчен түләү буенча бурыч артуга юл куярга ярамый, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Башкортстанның табигый газ өчен бурычларын бетерүе турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, 1 февральгә предприятиеләрнең газ өчен бурычы 857,3 миллион сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 351,2 миллион сумга яки 69,4 процентка күбрәк.
- Без ел саен газ өчен исәп-хисапның җаваплылык дәрәҗәсе һәм кичектергесез бурычларны түләү графикларының үтәлеше турында сөйлибез. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар белән «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте арасында бурычларны каплау графиклары төзелгән. Хакимият башлыкларын торак-коммуналь хуҗалыкта түләү дисциплинасын контрольгә алуны һәм хәлне кыска вакыт эчендә үзгәртүне сорыйм, - диде Борис Беляев.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: