Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 февраль 2021, 18:35

Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында указга кул куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда узачак Уфага нигез салуның 450 еллыгына багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда узачак Уфага нигез салуның 450 еллыгына багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле указга кул куйды.
Документ нигезендә, Башкортстанда Уфа юбилеена әзерлек буенча республика оештыру комитеты булдырылды. Аның шәхси составын билгеләделәр. Ул федераль оештыру комитеты белән тыгыз элемтәдә эшләячәк.
Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә оештыру комитеты Башкортстан башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле чаралар планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча проект офисларын булдырырга тиеш.
Республика Хөкүмәтенә указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү чыганакларын билгеләү йөкләтелде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас в