+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 март 2021, 16:00

Һәр тармакта диярлек үсеш күзәтелә

Радий Хәбиров бу темпларны киметмәскә кушты.

Радий Хәбиров бу темпларны киметмәскә кушты.
Бүген республика Хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсешенең беренче нәтиҗәләрен җиткерде. Тиешле мәгълүматларны Башкортстанстат тәкъдим итте.
Әйтик, гыйнвар аенда, узган елның шушы чорына карата, сәнәгать җитештерүе индексы 95,5 процент тәшкил иткән. Төбәк җитәкчесе Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына күрсәткечләрне киметүгә юл куйган тармакларга аерым игътибар бирергә кушты.
Гыйнварда, 2020 елның беренче ае белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,3 процентка арткан. Бу гомумрусия күрсәткечләреннән шактый алда бара. Шул ук вакытта Радий Хәбиров азык-төлек сәнәгате күрсәткечләренең кимүен күрсәтте. Төбәк Башлыгы бу тармакка ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне үстерү буенча республика программасын оператив рәвештә гамәлгә ашыруга керешергә кушты.
Торак төзү 2021 елның гыйнварында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,9 тапкыр арткан. Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең төзелеш блогына рәхмәт белдерде һәм ирешелгән темпларны киметмәскә кушты.
Башкортстан Башлыгы шулай ук алданган өлешчеләрнең барлыкка килүенә юл куйган намуссыз төзүчеләргә карата җинаять эшләрен тикшерү белән бәйле хәлне өйрәнергә кушты. Бу тема буенча төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координация советының алдагы утырышында фикер алышачаклар.
Фото:ufa.rbc.ru
Читайте нас