Башкортстанның Иҗтимагый палатасы базасында 2021 елгы сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб булдырылачак. Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Башкортстанда сигезенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын, шулай ук урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар узачак.
Якын арада вакытыннан алда тавыш бирү чорында һәм Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларында эшләү өчен иҗтимагый күзәтүчеләр пулы формалаштырылачак, шуннан соң май аенда аларны укыту башланачак, аның нәтиҗәләре буенча һәр күзәтүче имтихан тапшырачак. Бу хакта Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппаратында 1 мартта узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Күзәтүчеләрнең белемнәрен Башкортстанның Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый штаб тикшерәчәк, ул 1 мартта үз эшен башлап, сайлау нәтиҗәләре рәсми расланганчы, якынча 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Шундый ук штаблар илнең кайбер төбәкләрендә ачылды да инде. Әлеге штабның беренче чираттагы бурычы - иҗтимагый күзәтүчеләрне Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының һәм «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең комплекслы программасы буенча төбәк һәм федераль парламентларга алда торган көзге сайлау кампанияләренә өйрәтү һәм әзерләү, шулай ук сайлаулар көнендә аларның эшен координацияләү.
9 февральдә тәкъдим ителгән программа Русия Иҗтимагый палатасы каршындагы Тавыш бирүгә иҗтимагый контроль буенча координация советы утырышында 56 төбәкара семинар үткәрүне күздә тота.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы коммерцияле булмаган оешмаларны һәм сәяси партияләрне иҗтимагый күзәтүчеләр корпусын формалаштыру буенча хезмәттәшлеккә чакыра.
Һәр участок сайлау комиссиясенә вакытыннан алда тавыш бирү чорында һәм 19 сентябрьдә ике-өч ирекле иҗтимагый күзәтүче җибәреләчәк. Сайлауларны күзәтү буенча штаб составына 15 кеше керде: алар - төбәк Иҗтимагый палата әгъзалары, төбәкнең алдынгы коммерциягә карамаган иҗтимагый оешмалары вәкилләре, юристлар, политологлар, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, сайлау хокукы һәм процессы өлкәсендәге экспертлар.
Штаб җитәкчесе - Башкортстаннан Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды башкарма директоры Ольга Панчихина.
“Сентябрьдә узачак Русия Дәүләт думасына сайлаулар безнең барыбыз өчен дә мөһим, чөнки ул киләчәкне билгели. Һәм бөтен дөнья Русиядә тавыш бирүнең ничек баруын игътибар белән күзәтәчәк, шул исәптән - безнең төбәктә. Власть сайлауларның максималь гадел, үтәкүренмәле, ачык узуын тели. Нәкъ менә шуңа күрә бүген үк төбәк Иҗтимагый палатасы булачак иҗтимагый күзәтүчеләрне алдагы мөһим сәяси вакыйгага әзерли башлый”, - диде Ольга Панчихина.
Фото: bashinform.ru