+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 март 2021, 07:20

Путин чит илдә ял итүчеләргә комачауламаячак

Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында дәүләт Башлыгы шундый вәгъдә бирде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында дәүләт Башлыгы шундый вәгъдә бирде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
“Без, әлбәттә, үз гражданарыбызны чит илгә чыгармый тотарга тиеш түгел һәм болай эшләмәячәкбез дә”, – ил җитәкчесе сәяхәтчеләрнең чит илләрдә ял итәсе килү теләгенә шундый комментарий бирде.
Шул ук вакытта Русия лидеры эчке туризмны үстерү бурычы куйды. Аның сүзләренчә, ялын туган илендә үткәрергә теләүче гражданнар өчен яхшы шартлар тудырырга кирәк.
Моннан алда Русия туриндустрия берлеге президенты Андрей Игнатьев русиялеләрне Евросоюз чикләрен тиз арада ачылуны көтмәскә чакырды. Шул ук вакытта ул җәй көне чикләр ачылу мөмкинлеге барлыгын фаразлады. Италия, Франция, Испания кебек илләрнең Русия туристларын кабул итәргә ашкынып бармавын да билгеләде спикер.
Фото: Globallookpress.com
Читайте нас