Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Инвестиция комитеты утырышы киләчәктә, эпидемиологик хәлне тотрыклыландыруны исәпкә алып, яңадан көндезге режимда узачак.
— Без бүгеннән башлап инвесторлар белән турыдан-туры аралашуга кайтабыз. Бу әһәмиятле вакыйга. Мондый формат проектлар буенча җентекләп фикер алышу һәм аларны гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле идарә итү карарларын кабул итү мөмкинлеген бирә, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Стәрлетамак фиброцемент заводы директоры урынбасары Дмитрий Кушнирович төзелеш тармагы өчен сайдинг, түбә һәм фасад материаллары җитештерүне оештыру башлангычы белән чыгыш ясады. Проектны гамәлгә ашыру өчен инвестор - BF TECH компаниясе – Стәрлетамакта буш булган предприятиене сатып алган һәм хризотилцемент җитештерүне яңарткан. Киләсе этап — фиброцемент панельләре өчен җиһазлар сатып алу һәм заманча буяу линиясен монтажлау. Моннан тыш, предприятиедә юл төзелеше өчен материаллар һәм өстәмәләр чыгарырга планлаштыралар. Төбәк Башлыгы Башкортстан Төзелеш министрлыгына республика төзелеш материаллары җитештерүчеләр белән үзара хезмәттәшлек вариантларын эшләү өчен эре төзелеш компанияләре катнашлыгында киңәшмә үткәрергә йөкләде.
— Бездә профильле тимер, черепица киң кулланыла. Шуңа күрә поставкалар географиясен киңәйтү өчен күрше төбәкләр базарларын өйрәнергә кирәк, - дип өстәде Радий Хәбиров.
Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичи республикада умартачылык өлкәсендә киң колачлы проектны гамәлгә ашырырга ниятли. Сүз Башкортстанда 30 мең умарталы җитештерү базасы булдыру, халыкара аккредитациясе булган бал сыйфаты лабораториясен ачу, шулай ук халыкара экспортка ел саен 7 мең тоннага кадәр төрле бал продукциясе әзерләү турында бара.
Моннан тыш, эшкуарлар урта урыс бал кортларының генетикасын саклап калу һәм республика балы брендын популярлаштыру эшен оештырырга планлаштыра. Инвестицияләрнең гомум күләме — 3,8 миллиард сум. Проектны эшләтеп җибәрү өчен республикада «Би Хэппи» («Бәхетле умарта») компаниясен теркәделәр һәм эшнең төп юнәлешләрен һәм этапларын билгеләүче юл картасын эшләделәр. Беренче умарталыкларны Бөрҗән, Ишембай, Күгәрчен һәм Куергазы районнары территориясендә урнаштырырга планлаштыралар. Барлыгы производствода 160 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Бал продукциясен эшкәртү заводы Уфада урнашачак.
— Безнең төп максат - Русиядә бал җитештерүчеләрнең һәм экспортлаучыларның берсе булу. Бу умартачылыкның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм премиум-продукция сегментына башкорт балын чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Антуан Менделовичи.
"Инвестиция сәгате"ндә катнашучылар проектны җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен каплау һәм салым ташламалары бирү белән өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертүне хуплады. Республика Башлыгы, шулай ук, Уфа хакимиятенә шәһәр территориясендә эшкәртү куәтләрен һәм күргәзмә үзәген урнаштыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
— Француз коллегаларыбызның бал җитештерү темасы белән кызыксынуына без бик шат, һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруга ярдәм итәргә әзербез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм 2022 елда Башкортстанның умартачылык буенча «Апимондия» халыкара конгрессын кабул итәчәген дә искә төшерде.