Башкортстанның Көндәшлелек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Гөлшат Арсланова билгеләнде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республиканың Көндәшлелек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Гөлшат Арсланова билгеләнде.
Арсланова Гөлшат Марат кызы 1975 елның 28 декабрендә Дүртөйле шәһәрендә туа. Башкорт дәүләт педагогия институтын, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлаган. Русия Президенты каршындагы Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә яңадан һөнәри әзерлек узган.
Хезмәт эшчәнлеген 1997 елда Дүртөйле шәһәре Халык мәгарифе бүлегенең сызым укытучысы булып башлаган.
2001-03 елларда - Башкорт дәүләт педагогия университетының психология кафедрасы ассистенты булып эшли.
2003-06 елларда - "Газ-Сервис" җәмгыятенең "Уфагаз" филиалы директоры ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. 2006-18 елларда шул ук филиалның башлангыч профсоюз оешмасы рәисе була.
2018-19 елларда - Башкортстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк директорының беренче урынбасары булып эшли.
2019-20 елларда - Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкара. 2020-21 елларда - Башкортстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры булып эшли.
Фото: Башкортстан Башлыгы