Русия Президенты Владимир Путин "Промомед" компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Петр Белыйны Пирогов ордены белән бүләкләде.
Президент указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Документта Петр Белыйның "дару препаратлары җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен" бүләкләнүе күрсәтелгән.
Мәгълүм булуынча, "Промомед" төркеменә керүче Саранск "Биохимик" заводы узган елда коронавирус йогышын дәвалау өчен "Арепливир" ("Фавипирир") препаратын эшләп чыгара һәм җитештерә башлаган. Февраль аенда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, сентябрьдән завод дару җитештерүне ун тапкыр, аена бер миллион упаковкага кадәр арттырган. Хәзер бу күрсәткечне ике миллионга кадәр җиткерү планлаштырыла.
Пирогов ордены узган елның 19 июнендә коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында гамәлгә куелган иде. Бүләк бөек урыс хирургы, хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы Николай Пирогов (1810-81) хөрмәтенә булдырылды.
Фото: РИА Новости