+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 март 2021, 15:20

"Бердәм Русия" - кешеләргә ярдәм итүче гамәлдәге көч

Уфада Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

Уфада Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
- Бүген без зур партия проекты - праймеризга старт бирәбез. Алдан тавыш бирү йомгаклары буенча иң лаеклы кандидатларны күрсәтү өчен бу эшне бик яхшы башкару мөһим, - диде Радий Хәбиров. - 2020 елда "Бердәм Русия" партиясе үз позицияләрен ныгытты, чөнки үзен кешеләргә ярдәм итә торган чын-чынлап эшләүче көч итеп күрсәтте. Коронавирус белән көрәшүнең авыр чорында безнең күп кенә көрәштәшләребез волонтёрлар булып эшләде, нәкъ менә безнең партия гади булмаган заманнарны кичерергә ярдәм итте.
Республика җитәкчесе үзләрен пандемия чорында лаеклы рәвештә күрсәткән волонтерларга праймеризында актив катнашырга тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар алдан тавыш бирүне уздыруның оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Оештыру комитетын җитәкләгән республика Дәүләт җыелышы - Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, Башкортстанда праймериз катнаш система буенча узачак, шул исәптән онлайн-форматта да. Аларда "Дәүләт хезмәте" порталында теркәлүчеләр катнашырга хокуклы.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас