Республика йортында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин “Яңа кешеләр” партиясе рәисе Алексей Нечаев белән очрашты. Анда, шулай ук, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов катнашты.
Очрашуда Русия Дәүләт думасына һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлаулар буенча алда торган кампаниягә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Яңа кешеләр” Русия уң-үзәк сәяси партиясе 2020 елның 1 мартында төзелгән. Узган елның сентябрендә партия илнең 12 төбәгендә сайлауларда катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итте. Партия рәисе - Алексей Нечаев, Русиянең иң эре Faberlic косметика товарлары җитештерүчеләре җәмгыятенә нигез салучыларның берсе һәм президенты.
- Без барлык сәяси партияләр өчен тигез хокуклылык тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә яңа партия һәм аның республикадагы бүлекчәсе ачылуны хуплыйбыз, - диде Александр Сидякин. - Сәяси тәҗрибә сезгә республикабызда кирәкле сәясәтне төзергә ярдәм итәр дип уйлыйм.
- Мин бернинди партия әгъзасы да түгел, ләкин илдәге парламентларда сәяси карашларның бөтен спектрын тәкъдим итүче партияләр булырга тиеш дип саныйм, шул исәптән, либераль, - дип ассызыклады республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Ростислав Морзагулов. - Шуңа күрә мин бүген “Яңа кешеләр” партиясе лидеры Алексей Нечаев белән очрашуга чакыруга шатмын. Миңа калса, алар элекке СПС, “Яблоко” һәм башкаларның лаеклы урынын ала алачак, демократик кыйммәтләрне нәтиҗәле яклаячак.
- Без яшьләр һәм өлкән яшьтәге инициативалы кешеләргә өмет итәбез, алар ил өчен бик күп файдалы эш эшләргә тели, - диде Алексей Нечаев. - Бүген Уфада “Яңа кешеләр” партиясе оештырган “Идеяләр марафоны” конкурсының финалын уздырабыз. Анда без 533 гаризадан эшләнгән якты һәм перспектив инициативаны сайлаячакбыз. Аның авторы проектны тормышка ашыру өчен 300 мең сум алачак.
Аның сүзләренчә, “Идеяләр марафоны” - федераль проект, анда теләгән һәркем инициатива тәкъдим итә ала.
Фото: “Башинформ”