+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 март 2021, 11:20

Радий Хәбиров: “Бердәм Русия” - илнең сәяси системасы каркасы”

Уфада Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров республика партактивы семинарында катнашты. Көн тәртибендә - Русия Федерациясе Дәүләт думасына сайлаулар буенча алда торган кампания. Семинарны ачып, төбәк җитәкчесе сайлау кампаниясенең, асылда, инде старт алганын билгеләп үтте һәм партиядәшләрен сайлау алды процессларының берсенә әзерләнергә өндәде.

- Һичшиксез, “Бердәм Русия” безнең илдә сәяси лидер булып тора, ул - Русия сәяси системасының каркасы, - диде Радий Хәбиров. - Без - чын һәм ышанычлы партнер, Русия Президенты ярдәмчесе булып кала торган бердәнбер көч. Без илнең киләчәген бергә формалаштырабыз, Президентыбызның стратегиясен хуплыйбыз. “Бердәм Русия”нең һәр әгъзасы үзенең иң җаваплы партиядә торуын аңларга тиеш.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, “Бердәм Русия” - алдан тавыш бирүне уздыра торган бердәнбер партия һәм праймеризны кандидатларның лидерлык сәләтен раслаучы реаль инструмент итү бурычын куйган. Аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

- Бу сайлау кампаниясенә без авыр коронавируслы 2020 ел аша киләбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Кешеләргә чын ярдәм оештырган һәм җәмгыять алдындагы күпсанлы проблемаларны хәл итү башында торган бердәнбер сәяси көч нәкъ менә “Бердәм Русия” булды. Башкортстанда волонтерлык хәрәкәте - илдә иң яхшыларның берсе. Һәм мин барыгызга да моның өчен рәхмәт белдерәм.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас