+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 март 2021, 07:15

Радий Хәбиров 2020 ел нәтиҗәләрен әйтте

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайның 32нче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты.

- Без сәламәтлек саклау системасын коронавируска каршы көрәшкә бик тиз үзгәртеп кордык. Рекордлы срокларда төзүчеләр Уфа һәм Стәрлетамакта йогышлы авыруларга каршы заманча госпитальләр төзеде. Хәзер бу уникаль тәҗрибәне башка төбәкләр дә актив куллана. Узган ел башка мөһим объектлар - Республика клиник онкодиспансерының яңа корпусы, Октябрьскийда 1нче дәваханәнең хирургия корпусы, Салаватта күп функцияле дәваханә, 120 авыл фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаторияләре куллануга кертелде.
Безнең хезмәт базары катлаулы сынаулар аша узды. Теркәлгән эшсезлек 6 процентка кадәр артты. Без бу авыр хәлдә кешеләргә ярдәм иттек. Эшсезлек буенча пособиене 209 меңнән артык кеше алды, шул исәптән 79 мең балалы гаилә. Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 70 меңнән артык граждан яңа эш тапкан. Хәзер эшсезлек дәрәҗәсе бездә 4,2 процентка кадәр кимеде.
Икътисадтагы мөһим казанышларның берсе - инвестицияләр. Ни өчен икәнен аңлатам. Безнең 2019 елда бик югары старт булды, ул вакытта 19 процентка күтәрелдек. Мондый күләмне коронавирус елында инде алмаячакбыз, дип уйлаган идек. Әмма эшкуарлар өчен "мөмкин түгел" дигән сүз юк булып чыкты. Бизнес, чыннан да, безнең башлангычларга ышана һәм безнең республикада үсәргә тели. Һәм узган ел бер процентка үстек. 2019 елгы инвестицияләр буенча иң яхшы нәтиҗә бирә алдык. Менә ни өчен 2020 елгы 366 миллиард сум инвестицияләрне мин елның яхшы икътисади нәтиҗәсе дип саныйм.
Аграрийлар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 3,1 процентка, 190 милирд сумга кадәр арткан. Бөртеклеләрдән 4 миллион тоннадан артык - рекордлы уңыш алдык.
Катлаулы елда без төзелеш темпларын киметмәдек. Торак кертү 2,4 миллион квадрат метрга кадәр арткан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан лидер-төбәкләр унлыгына керә, - диде ул.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас