+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 апрель 2021, 10:30

Төбәк башлыклары Думага сайлауларда “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләргә мөмкин

Русия Президенты Хакимиятендәге чыганаклар хәбәр иткәнчә, ил төбәкләре губернаторларының якынча яртысы Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләргә мөмкин, дип яза РБК.

Русия Президенты Хакимиятендәге чыганаклар хәбәр иткәнчә, ил төбәкләре губернаторларының якынча яртысы Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләргә мөмкин, дип яза РБК.

“Паровоз” булу өчен төп критерий - төбәк башлыгының югары абруе. Билгеләп үтик, бүгенге көндә 85 губернаторның 60ы “Бердәм Русия”дә тора, шул ук вакытта аларның 25е партиянең төбәк бүлекчәсен җитәкли.

Исемлекләрне җитәкләүче губернаторлар арасында Андрей Воробьёв (Мәскәү өлкәсе), Радий Хәбиров (Башкортстан), Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Антон Алиханов (Калининград өлкәсе), Александр Богомаз (Брянск өлкәсе), Алексей Текслер (Чиләбе өлкәсе), Роман Старовойт (Курск өлкәсе), Евгений Куйвашев (Свердловск өлкәсе), Алексей Цыденов (Бурятия), Белгород өлкәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вячеслав Гладковны, шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянинны атыйлар.
Шулай ук партиясез төбәк җитәкчеләре дә “паровоз” була ала дип күздә тотыла. Шул ук вакытта Дмитрий Миронов (Ярославль өлкәсе), Алексей Дюмин (Тула өлкәсе), Станислав Воскресенский (Ивановск өлкәсе) һәм Александр Бегловның (Санкт-Петербург) Дума кампаниясендә катнашмау ихтималы зур.

Фото: ТАСС
Читайте нас