+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 апрель 2021, 06:25

Владимир Путин Беларусь Президенты белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефоннан сөйләшүе булды.

Русия Президенты Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефоннан сөйләшүе булды.
Владимир Путин һәм Александр Лукашенко уртак бәйрәм - Русия һәм Белоруссия халыкларының берләшү көне уңаеннан җылы котлаулар алмашты. Русия-Белоруссия союздаш мөнәсәбәтләренең бөтен комплексын алга таба үстерү буенча нәтиҗәле уртак эшне дәвам итүгә ике яклы әзерлек белдерелде.
Ике яклы көн тәртибендәге кайбер актуаль сораулар, шул исәптән коронавирус таралу белән көрәш мәсьәләсе дә каралды.
Фото: "РИА-Новости".
Читайте нас