

Ике лидерның телефон аша сөйләшүе турында Кремль матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү башлангычлары турында фикер алыштылар. Русия - Бразилия стратегик партнерлыгы юнәлешендә актив уртак эш алып бару теләге расланды. Сәүдә-икътисади элемтәләрне эзлекле рәвештә үстерү белән ике як өчен дә кызыксыну белдерелде", — диелә хәбәрдә.
Владимир Путин һәм Жаир Болсонар алга таба да шәхси элемтәләрне сакларга җыена.
Фото: Риа Новости сайтыннан