+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 апрель 2021, 09:10

Депутат Корылтайдан вакытыннан алда китә

“Бердәм Русия” вәкиле Рәмзил Низаметдинов Дәүләт җыелышы-Корылтайдан китәчәк. Парламентарий парламент Рәисе Константин Толкачев исеменә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны сорап гариза язган.

“Бердәм Русия” вәкиле Рәмзил Низаметдинов Дәүләт җыелышы-Корылтайдан китәчәк. Парламентарий парламент Рәисе Константин Толкачев исеменә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны сорап гариза язган.

- Рәмзил Низаметдинов, яшәү урыны алмашынуга бәйле рәвештә, үз теләге белән депутат мандатын тапшыра, - дип шәрехләде әлеге хәлне Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Яңавыл һәм Борай районнары кергән сайлау округындагы продуктив эшләре өчен аңа рәхмәт белдерәсем килә, киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телим. Ул үзен барлык мәсьәләләрнең асылына төшенүче актив һәм эшлекле депутат буларак күрсәтте.

Константин Толкачев билгеләгәнчә, Рәмзил Низаметдинов, бермандатлы 55нче Буй сайлау округы буенча депутат итеп сайланганлыктан, мандатны алыштыру каралмаган. Бу уңайдан Яңавыл һәм Борай районнарында яңа депутатны сайлаячаклар.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас