Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин “Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүдә катнашуга документлар бирде. Парламентарий ил парламентында урын өчен сайлау алды ярышына яңадан кушылырга ниятли.
“Алдан тавыш бирү процедурасы - ул “Бердәм Русия” уздырган сайлау алды кампаниясенең мөһим этабы. Минемчә, бу сайлауларга дөрес, ачык һәм гадел якын килү. Мондый процедура безнең гражданнарга кандидатларны сайлау этабында катнашырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Рафаэль Мәрданшин.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Дәүләт думасы һәм Уфа шәһәр советына депутатлыкка кандидатуралар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашуга гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен алдан тавыш бирү процедурасы сайтында (https://pg.er.ru/) теркәлергә, яисә Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 адресы буенча урнашкан төбәк оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
6 апрельдән 15 майга кадәр онлайн-дебатлар узачак. Алдан тавыш бирү электрон рәвештә 24 майдан 30 майга кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша кулланучыларны авторизацияләү белән узачак. 1 июньдә аның нәтиҗәләре игълан ителәчәк.
Фото: “Башинформ”