+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 апрель 2021, 05:40

Космонавтика көненә Путин нинди планнар кора?

Кремль серне чишкән.

Кремль серне чишкән.
Русия Президенты Владимир Путин 12 апрельдә Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге Юрий Гагарин җиһаннан җиргә төшкән урындагы музей комплексында булачак. Кичә дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков бу хакта белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.
Моннан тыш, Путин видеоконференция режимында космонавтика эшчәнлеген үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк. Песков билгеләвенчә, җиһанга беренче очышның 60 еллык юбилее Русия тарихында мөһим дата булып тора.
12 апрельдә дөньяда беренче кешенең җиһанга очу көнен билгелиләр. Русиядә бу истәлекле дата Космонавтика көне дип атала. 60 ел элек “Восток-1” җиһан корабы орбитага чыга, аның бортында совет космонавты Юрий Гагарин була. Җиһанга очкан беренче кеше ул. Очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итә.
Русиядә Космонавтика көне 1962 елдан билгеләнә.
Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости
Читайте нас