+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 апрель 2021, 08:25

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы итеп Андрей Агапов билгеләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы итеп Андрей Агапов билгеләнде.

Агапов Андрей Владимирович 1974 елның 11 августында Пенза өлкәсендә туган. Ырынбур һәм Башкортстан дәүләт аграр университетларын тәмамлаган. Юридик фәннәр кандидаты. Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда Башкорт дәүләт аграр университетында башлаган, анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, хокук кафедрасы мөдире, Кризиска каршы идарә буенча белгечләр әзерләү үзәге җитәкчесе булып эшләгән.

2003-04 елларда - Русия Милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары.

2005 елда - Башкортстан буенча Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының территориаль бүлеге башлыгы.

2005-09 елларда - Башкортстан буенча Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары.

2009-11 елларда - Башкортстан буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең идарә җитәкчесе урынбасары.

2011елда - Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең бурычларны җайга салу һәм банкротлык процедураларын тәэмин итү бүлеге башлыгы.

2011-13 елларда - Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

2013-21 елларда - Башкортстан Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның территориаль идарәсе җитәкчесе.

Башкортстанның атказанган юристы.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас