+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 апрель 2021, 11:10

В. Путин АКШ Президенты белән телефон аша сөйләште

Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәт нинди булыр икән?

Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәт нинди булыр икән?

Русия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Джо Байден телефон аша сөйләшкәндә глобаль иминлекне тәэмин итүнең мөһим юнәлешләре буенча диалогны дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

"Ике яктан да глобаль иминлекне тәэмин итүнең мөһим юнәлешләре буенча диалогны дәвам итәргә әзер булуы белдерелде, бу исә Русия һәм АКШ мәнфәгатьләренә генә түгел, ә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләренә дә җавап бирер иде", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук, АКШ Президенты якындагы перспективада югары дәрәҗәдә шәхси очрашу үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас