Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы президиумының һәм Стратегик башлангычлар агентлыгының берлектәге утырышында социаль өлкәдәге барлык мәгънәсез процедураларны, абсурд нормаларны һәм кагыйдәләрне алып ташлауны таләп итте, алар кешеләрне кимсетә, диде.
“Тәвәккәл рәвештә мәгънәсез таләпләрне, нигезләнмәгән, бетмәс-төкәнмәс процедуралар, абсурд нормалар һәм кагыйдәләрне бетерергә кирәк, - диде Владимир Путин. – Кешеләрне ялкыта, арыта торган нәрсәләрдән котылырга кирәк, ә кайчак, ачыктан-ачык әйтергә кирәк, алар хәтта кешеләрне кимсетә”, - диде ул.
Чын тормыш хәлләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча хәлне анализлауны Хөкүмәт Дәүләт Советы һәм Стратегик башлангычлар агентлыгының профильле комиссиясе белән бергә алып барачак. Аларга социаль өлкәдә закон актларын - ведомство хатларын, боерыкларны, инструкцияләрне һәм башка документларны игътибар белән өйрәнергә кирәк булачак.
Президент сүзләренчә, социаль өлкә учреждениеләре эшен тамырдан яхшырту өчен резервлар бар, алар тулысынча иң югары стандартларга һәм кешеләр ихтыяҗларына туры килсен өчен даими карарга кирәк.
Фото: kremlin.ru