+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 апрель 2021, 10:26

"Демография өлкәсендә гадәттән тыш хәл..."

Владимир Путин 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү бурычын куйды.

Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында демография мәсьәләсенә дә тукталды.
- Эпидемия узган гасырның 40нчы һәм 90нчы еллардагы демографик хәлнең кире нәтиҗәләрен юк итәргә тырышкан чорга туры килде. Аңлыйбыз, бүген демография өлкәсендәге хәл гадәттән тыш. Моны танырга, күздә тотарга һәм бу хәлдән чыгып эш итәргә кирәк.
Русия халкын саклау - безнең югары өстенлегебез. Гаиләне яклау турында яңартылган Конституциянең барлык нигезләмәләре, балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның мөһим роле, социаль гарантияләрне ныгыту, икътисадны, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү турында шушы өстенлек белән билгеләнә.
Безнең стратегия халык санының тотрыклы үсешенә яңадан чыгу, 2030 елда Русиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җиткерергә тиешбез.
Статистика, кызганычка каршы, күңелсез саннар бирә. Без кимүне күрәбез. Аңлашыла, бу пандемиягә нык бәйләнгән. Әмма стратегик максатлар булдырып, бу мөһим юнәлештә эшләргә тиешбез, диде ул.
Фото: autizmy-net.ru
Читайте нас