Русия Президенты Юлламасын игълан итүдә катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә, Финанс министрлыгына, төзелеш блогына дәүләт башлыгының нинди бурычлар куйганын уйларга, анализларга, карарга кушты.
"Юлламада Русиядә үсеш проектлары өчен инфраструктура займнары институтын формалаштырачаклар, дип яңгырады. Президент халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, юлларны яңартуга, төзекләндерүгә, туриндустрия объектларын булдыруга акча юнәлтргә өндәде. Безнең республикада мондый проектлар бар инде, әмма аларга ярдәм күрсәтергә, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы күрсәткеч буенча мин төзелеш, финанс блогы, безнең хөкүмәтнең икътисади блогы эшенең сыйфатын бәяләячәкмен", - дип шәрехләде Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз битендә.
Төбәк Башлыгы шулай ук Юлламаның социаль блогы җитди булуын билгеләп үтте.
"Балаларга 8 яшьтән 16 яшькә кадәр 5650 сум күләмендә өстәмә түләү күздә тотыла, бу бик яхшы өстәмә. Авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга аена 6350 сум күләмендә җитди ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм мәктәп балалары тәрбияләнә торган гаиләләр өчен каралган. Президент августта бер үк вакытта һәр укучыга 10 мең түләү карарын кабул итте, шул исәптән беренче сыйныфка килүче укучыларга да", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.