Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урындагы үзидарә көне белән котлады. Анда, аерым алганда, болай диелә:
"Муниципаль хезмәткәрләрне, урындагы үзидарә органнары депутатларын һәм хезмәткәрләрен чын күңелдән сәламлим һәм сезне һөнәри бәйрәмегез - Урындагы үзидарә көне белән котлыйм, намуслы хезмәтегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Һәр көнне сез кешеләргә зур һәм кече проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәсез. Районнарыбызның һәм шәһәрләребезнең, тулаем республиканың тотрыклы үсеше сезнең хезмәтегезгә, оештыру күнекмәләренә, төрле тормыш хәлләрендә нәтиҗәле эшли белүегезгә бәйле.
Үткән елгы авыр сынауларны лаеклы рәвештә узган ныклыгыгыз һәм түземлегегез өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Кызганычка каршы, коронавирус белән аяусыз каршылыкта хезмәттәшләрне, дусларны, якыннарны югалттык. Без алар турында һәрвакыт истә тотачакбыз, башланган игелекле эшләрне дәвам итәчәкбез һәм алга таба хәрәкәт итәчәкбез.
Безнең алда зур һәм әһәмиятле эшләр күп. Берләшкән, команда эше нәтиҗәсендә Башкортстанны илнең тормыш сыйфаты буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе итәрбез дип ышанам".
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайты.