Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.
Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели, илдәге сәяси, социаль-икътисади хәлгә, социаль йөкләмәләрнең үтәлешенә, эшләр торышына эзлекле бәя бирә.
Владимир Путин быелгы Юллама башлыча эчке мәсьәләләргә: сәламәтлек саклауга, социаль сәясәткә, икътисадка багышланачак, дип белдерде.
- Узган ел дөнья пандемия белән очрашты. Экспертлар хәлне бик куркыныч дип санады. Күп кенә дәваханәләр шыгрым тулды. Шәхси яклау чаралары җитми иде. Кибетләрдә запаслар бетте. Эпидемия килде, әмма борчылу белән беррәттән, Русия сынауларны җиңәчәгенә ышаныч бар иде, - дип белдерде Владимир Путин. – Коронавирус белән авыручыларны кабул итү өчен койкалар санын биш тапкырдан артыкка арттыра алдык. Медиклар бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителде.
Владимир Путин гомерләрен куркыныч астына куеп пандемия белән көрәшкән медицина хезмәткәрләрен мактады. Ул шулай ук инфекциягә каршы көрәшкә өлеш керткән галимнәргә рәхмәт белдерде.
- Коронавирус әле җиңелмәгән, - дип ассызыклады Президент. Ул вирус таралуын тоткарлау өчен барлык чикләрне контрольдә тотарга өндәде. Владимир Путин русиялеләрне үзләрен һәм якыннарын сакларга чакырды. Ул төбәк башлыкларыннан хәлне күзәтеп торуын сорады. Моннан тыш, вакциналауның мөһимлеген турында әйтте. Ул барлык русиялеләрне дә вакциена ясатырга чакырды.
Фото: кремлин.ру