+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 апрель 2021, 09:05

Владимир Путин еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә

Әлеге минутларда Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгате башланды.

Әлеге минутларда Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгате башланды.

Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели, илдәге сәяси, социаль-икътисади хәлгә, социаль йөкләмәләрнең үтәлешенә, эшләр торышына эзлекле бәя бирә.

Быел чара датасы коронавируска бәйле чикләүләр аркасында берничә тапкыр күчерелде.

Хәзерге юллама Русиянең яңа тарихында 27нче һәм Владимир Путин өчен 17нче. Илнең беренче Президенты Борис Ельцин 6 тапкыр, Владимир Путин - 16, Дмитрий Медведев дәүләт башлыгы постында эшләү вакытында 4 тапкыр юлламалар белән чыгыш ясады.

“Манеж” Үзәк күргәзмә залында узучы чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Узган ел Владимир путин Юлламаны 1300 чакырылучы катнашында игълан итте. Быел Кремль кунаклар санын игълан итмәде.

Президент Юлламасын туры эфирда “Россия-1”, “Россия-24” телеканаллары һәм “Беренче канал” күрсәтәчәк. Сурдотәрҗемә “Русия җәмәгать телевидениесе” (ОТР) телеканалының туры эфирында, шулай ук аның сайтында гамәлгә ашырыла.

Фото: ТАСС
Читайте нас