+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 апрель 2021, 13:45

"Путин табигатькә "бурычны" кайтырырга кушты"

Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында экологиягә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.

Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында экологиягә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Русия Президенты Владимир Путинның кичә Федераль җыелышка Юлламасын, чыннан да, көтеп алдык. Пандемиядән чыгу, коронавирус инфекциясеннән соң тормышны яңадан тергезү - төп мәсьәлә.
Кушнаренко районындагы "ИП Латыйпов" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Тимур Латыйпов та бу хакта үз фикерләрен белдерде.
"Миңа ил Президенты Владимир Путинның экологиягә, авыл хуҗалыгына кагылышлы әйткәннәре аеруча ошады. Чыннан да, киләчәк буынга нинди мохит калдыруыбыз бүгенгә бәйле. Кемнәрдер табигатькә зыян китерә икән, алар моны башка яклап кайгыртырга да тиеш. Бу - гадел карар.
Шулай ук авыл хуҗалыгын арытаба үстерү кирәклегенә дә басым ясады. Бу безнең эчке һәм тышкы икътисад белән тыгыз бәйле. Безгә, чыннан да, чит илләрдән азык-төлек сатып алуны акрынлып юкка чыгарырга кирәк. Без аны үзебез дә үстерә, җитештерә алабыз.
Шулай ук аның социаль мәсьәләләргә тукталуы да ошады, ул тормышның акрынлап җайга салыначагына ишарәләде. Шул ук түләүләр турындагы сүзләрен генә искә төшерсәк тә, моның бик күпләргә ярдәм булачагын аңлыйбыз".
Фото: yousayall.com
Читайте нас