Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасы нигезендә дәүләт власте органнары алдында торган беренче чираттагы бурычларны билгеләде.
Искәртәбез, Юлламаны игълан итү нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенә куелган бурычларны игътибар белән анализларга һәм аларны кичекмәстән гамәлгә ашыруга керешергә кушты.
- Юлламаның шактый өлеше сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, икътисад мәсьәләләренә багышланды, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Бу максатлар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың социаль-икътисади үсешенең 2024 елга кадәр стратегик юнәлешләре турында указга кул куйганнан соң безнең даими эшебезнең өстенлекле юнәлешләре булып тора.
Премьер-министр профильле вице-премьерларга, рәсми йөкләмәләрне көтмичә, куелган бурычларны үтәүгә керешергә кушты.
- Без бу эшне Башкортстан Башлыгының республиканың социаль-икътисади үсешенең 2024 елга кадәрге стратегик юнәлешләре турындагы указын тормышка ашыру белән тәңгәлләштерергә тиеш, - диде Андрей Назаров. - Федераль үзәк финанс ресурсларын бүлеп бирәчәк программаларга оператив кушылырга кирәк. Бу - төбәкне үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр.