Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев “Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүендә катнашуга документлар тапшырды. Җәмәгать эшлеклесе туган республикасына яңа статуста ярдәм итү өчен ил парламентындагы урын өчен сайлау алды ярышына кушылырга ниятли.
“Федераль дәрәҗәдә законнарны үзгәртергә кирәклеге турында уйларга мәҗбүр иткән беренче этәргеч шәһәр урманнарын саклау мәсьәләсен өйрәнү булды. Узган елда әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнгәндә законның безнең яраткан Уфа урманнарын төзүчеләрдән сакламавын аңладым. Хәзерге вакытта да бу теманы сыйфатлы җайга салу юк”, - дип аңлатты Шамил Вәлиев.
Җәмәгать эшлеклесе партиядә тормаса да, “Бердәм Русия” төбәк Башкарма комитетына юлны күптән белә. Узган елның языннан партия волонтерлары белән бергә Шамил Вәлиев республика халкына пандемияне җиңәргә ярдәм итте. “Өлкән буын үзен пандемиядә ташланган дип хис итмәсен өчен без барысын да эшләдек. Аларга азык-төлек һәм дарулар китердек, башка кирәкле ярдәм күрсәтелде”, - дип сөйли Шамил Вәлиев.
Иҗтимагый палата Аппараты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кирәкле документларны җыю авыр булмаган. Аның сүзләренчә, “Дәүләт хезмәте” порталы ярдәмендә бу бик җиңел башкарылган.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда Дәүләт думасы һәм Уфа шәһәр Советы депутатлыгына кандидатуралар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашуга гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен алдан тавыш бирү процедурасы сайтында (https://pg.er.ru/) теркәлергә, яки шушы адрес буенча урнашкан төбәк Оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.
Алдан тавыш бирү электрон рәвештә 24 майдан 30 майга кадәр "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша кулланучыларны авторизацияләү белән узачак. 1 июньдә аның нәтиҗәләре игълан ителәчәк.
Фото: op.bashkortostan.ru