+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 апрель 2021, 11:20

Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән очрашты

Гражданнарның сайлау системасына ышанычы арткан, һәм Үзәк сайлау комиссиясендә Дәүләт думасына сайлауларны әзерләүдә проблемалар күрмиләр. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуында сүз барды.

Әңгәмә башында дәүләт башлыгы да, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе дә комиссиянең элекке составына эшләре өчен рәхмәт белдерде, аның ярдәмендә гражданнар өчен ачык, үтәкүренмәле һәм уңайлы сайлау системасы барлыкка килде, дип белдерде.

“Безнең алда Русия Дәүләт думасына һәм төбәкләрдә зур сайлау кампаниясе тора”, - дип искәртте Владимир Путин.

“Бу биш елның иң төп нәтиҗәсе - гражданнарыбызның сайлауларга да, сайлау системасына да ышанычы артуы. Һәм минем исәпләвемчә, бу ышанычны аклау һәм аның артуы өчен көн саен эшләргә кирәк”, - диде Элла Памфилова.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас