+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 Май 2021, 08:20

Владимир Путин Җиңү парадында катнашты

Русия Президенты Владимир Путин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашты.

Русия Президенты Владимир Путин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашты.
Русия Президенты белән бергә парадны Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон карады.
"Хөрмәтле Русия гражданнары!
Кадерле ветераннар!
Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Бөтен дөнья язмышы өчен гаять зур, тарихи әһәмияткә ия Җиңү бу. Русия халкы өчен изге бәйрәм. Ул хаклы рәвештә безнеке, нацизмны кыйраткан кешеләр белән туганлык хокукы белән. Җиңүчеләр варислары буларак, ул хаклы рәвештә безнеке, без аны хөрмәт итәбез һәм горурланабыз.
Кадерле ветераннарыбыз! Без сезнең батырлыгыгыз һәм рухи көчегез алдында баш иябез, Ватанга тугрылык һәм яратуыгызның мәңгелек үрнәге өчен рәхмәт белдерәбез.
Сез бергәләп кенә бар нәрсәгә ирешеп булуын исбат иттегез. Рәхимсез дошманны тар-мар иттегез, үз йортларыгызны, балаларны, Туган илне якладыгыз. Нацизмны җиңдегез һәм 1945 елның 9 маен гасырларга данладыгыз", - диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас