+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 Май 2021, 12:25

Владимир Путин Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләштеләр

Русия һәм Беларусь президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко телефон аша сөйләшкәннәр, аның барышында якын арада очрашу турында килешкәннәр.

Русия һәм Беларусь президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко телефон аша сөйләшкәннәр, аның барышында якын арада очрашу турында килешкәннәр.

Бу хакта Белоруссия лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Анда билгеләп үтелгәнчә, дәүләт башлыклары ике илдәге эчке вәзгыять турында фикер алышкан һәм алдагы айларга уртак чаралар графигы буенча фикер алышкан.

"Путин һәм Лукашенко Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан җылы котлаулар белән алмаштылар, безнең илләрдә фронтта батырларча көрәшкән һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган геройлар истәлеген хөрмәтләүләрен ассызыкладылар", - диелә.

Соңгы тапкыр Русия һәм Белоруссия президентлары 22 апрельдә Мәскәүдә очрашкан иде, ул чакта аларның сөйләшүе дүрт сәгатьтән артык дәвам итте.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас