+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Май 2021, 06:10

Путин ун минутта хет-трик ясады

Русия Президенты Владимир Путин Төнге хоккей лигасы матчында ун минутта хет-трик ясады, дип хәбәр итә Sportbox.

Русия Президенты Владимир Путин Төнге хоккей лигасы матчында ун минутта хет-трик ясады, дип хәбәр итә Sportbox.
Соңрак дәүләт башлыгы тагын бер шайбаны кертүгә иреште.
Президент кичә Сочида үткән турнирның финал этабы кысаларындагы Лиганың традицион гала-матчында катнашты. Анда Русиянең билгеле хоккейчылары уйный.
2019 елның декабрендә Олимпия чемпионы Виталий Прохоров Русия Президентының нинди стильдә уйнавын тасвирлады. Прохоров сүзләренчә, Путин бозда максатчан күренә һәм гел атака үзәгендә булырга тырыша.
Төнге лига Путин һәм хоккей ветераннары башлангычы белән 2011 елның декабрендә булдырылды. Шул вакытта Президент тимераякта йөрергә өйрәнә һәм атказанган спорт мастеры һәм “легендалар командасы” әгъзасы Алексей Касатонов җитәкчелегендә хоккей белән шөгыльләнә башлый.
Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости
Читайте нас