Кичә “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитетында алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Оештыру комитеты “Бердәм Русия” праймеризында катнашучыларның гаризаларын теркәде, алар арасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин да бар.
Төбәк оештыру комитеты рәисе, “Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаренең беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев фикеренчә, “Бердәм Русия” праймеризында катнашучылар алдан тавыш бирүне тагын да көндәшле итә.
– Александр Сидякин вазыйфа буенча төбәкнең мөһим проблемаларын хәл итүдә актив катнаша, – диде Константин Толкачев. – Конституциягә ярашлы, Башкортстан Башлыгы киң вәкаләтләргә ия. Аларны гамәлгә ашыруны Республика Башлыгы Хакимияте тәэмин итә. Гамәлдәге властьның нәтиҗәлелеге аның эшчәнлегенә бәйле. Биредә мәгълүмат җыю һәм аны анализлау эше алып барыла, фаразлар ясала һәм төп карарлар кабул ителә. Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе вазыйфасында уңышлы тәҗрибәсе һәм дәүләт идарәсе механизмнарын тирән аңлавы Александр Сидякинны федераль парламентта Башкортстан исеменнән лаеклы кандидат итеп билгели.
«Исемлекләрне аңлаешсыз принцип буенча формалаштыручы партияләрдән аермалы буларак, "Бердәм Русия"дә барысы да ачык. Лаеклы кандидатлар исемлеге булыр, дип уйлыйм һәм "Хәбиров командасы"на төрле кешеләр керәчәк. Кандидатлар арасында яңа кешеләрне көтәбез. Алар кешеләр һәм республика мәнфәгатьләрен яклый белергә тиеш", - дип ассызыклады Александр Сидякин.
Шул ук вакытта телеграмма-каналларда кайбер экспертлар Александр Сидякинның алдан тавыш бирүдә катнашуы аның “Бердәм Русия” партиясе исемлегенә керәчәген, мандат алып, Мәскәүгә китәчәген аңлатмый, дип билгели. Партия эшенә югары дәрәҗәле чиновникаларны җәлеп итү – гадәти күренеш.
“Бәлки, сайлауларны үткәрү өчен җаваплы һәм Радий Хәбировның якын фикердәше булган Сидякин бу гамәлне сайлау алды тематикасына яхшырак төшенү, сайлау алды процессларын яхшырак контрольдә тоту өчен кылгандыр. Бу – гадәти оештыру эше. Икенче вариант, Сидякин иҗтимагы киңлектә эшен дәвам итү өчен әзерләнә. Талантлы менеджерга даими рәвештә төрле төбәкләрдә югары вазыйфалар юрыйлар. Өченчесе – сайлаулар процессына игътибарны җәлеп итү”, – дип хәбәр итә t.me/podslushanorb каналы.
Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар 14 майга кадәр кабул ителә. Бүген Башкортстанда 155 кандидат теркәлгән. 19 апрельдән алдан тавыш бирү сайтында республиканың һәр кешесе теркәлергә мөмкин. Чара үзе электрон төрдә 24-30 майда “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша узачак. Үзләре килеп тавыш бирергә теләүчеләр өчен участоклар 30 майда ачылачак.
Фото: "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсеннән.