Уфада «Бердәм Русия» кандидатлар форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров партия буенча коллегаларын һәм башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен теркәлгән кандидатларны ялган вәгъдәләр бирмәскә чакырды.
Аның сүзләренә караганда, бу сәяси карьераны үтерә һәм кандидат нәрсәдер вәгъдә итә икән, ул моны үтәргә тиеш.
Праймеризда катнашу өчен төрле кешеләр үз документларын тапшырды. Кандидатлар арасында билгеле сәясәтчеләр дә, Дәүләт думасының гамәлдәге депутатлары да, бөтенләй яшь егетләр дә бар.
«Бу - безнең партиягә ышанган кешеләр. Властьны кешеләр тормышын яхшырак итү өчен алырга һәм тотып калырга кирәк. Көзен без сайлауларда җиңәргә тиеш. Башлангыч тавыш бирүдә катнашкан кешеләрнең партия белән калуына ышанасы килә. Мин сезнең йөздә көрәштәшләремне күрәм. Әмма идарәче партия әгъзасы булу - билгеле бер җаваплылык, сез тәнкыйтькә әзер булырга, кешеләр һәм үз алдыгызда гадел булырга тиеш", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы узган ел коронавирус пандемиясе вакытында партия иң авыр мизгелләрдә иңен куйды, дуслык кулын сузды, дип искә төшерде.
"Иң зур ярдәмне партия әгъзалары, аның тарафдарлары, волонтерлар күрсәтте. Сез иң мохтаҗларга ярдәм иттегез, алгы фронтта булдыгыз, һәм мин бу авыр мизгелләрдә безнең халыкка тагын нинди сәяси көч шулай ярдәм иткәнен белмим. Сайлау компаниясенең барлык этапларын оешкан төстә узачагыбызга шик юк, һәм Башкортстан халкы безне бу елның көзендә узачак сайлауларда яклаячак", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Бүгенге көндә Дәүләт думасына сайлаулар буенча «Бердәм Русия»дән башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 156 кеше теркәлгән, ә Уфа шәһәр Советына сайлауларда 213 кеше документлар тапшырган.
Фото: Олег Яровиков