+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 Май 2021, 07:35

Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга сәламләү юллады

Русия Президенты Владимир Путин “Покровский собор” Бөтенрусия автор җыры фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.

Русия Президенты Владимир Путин “Покровский собор” Бөтенрусия автор җыры фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.

“Безнең илдә автор җыры һәрвакыт төрле яшьтәге һәм һәр буын тыңлаучыларының аерым мәхәббәтен яулады. Талантлы авторларның һәм башкаручыларның йөрәктән чыгучы музыкаль әсәрләре бүген дә заманча яңгырый, шуңа күрә аларның язмышы якты”, - диелә телеграммада.

Президент билгеләп үткәнчә, “Покровский собор” фестивале автор җырының үзенчәлекле традицияләрен дәвам итә, халыкка һәм жюрига тәҗрибәле артистларны да, сәләтле яшьләрне дә тәкъдим итә.

Ел саен үткәрелә торган “Покровский собор” патриотик автор җыры Бөтенрусия фестивале 16 майда Мәскәүдә Сәүдә сараенда узды.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас