“Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар бирүнең беренчел нәтиҗәләре буенча, кандидатларның беренче тапкыр яртысыннан артыгы - партиясез. Процедурада катнашуга барлыгы 7 636 гариза бирелгән, дип хәбәр итте процедураның Федераль оештыру комитеты рәисе, сенатор Александр Карелин 17 майда үткән брифинг барышында.
Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның 35 процентка якыны - 35 яшькә кадәргеләр, ә кандидатларның уртача яше - 41 яшь.
“Без гаризалар бирүне ике атнага озайттык. Бу кандидатларда да, сайлаучыларда да зур кызыксыну тудырды. Бүген Русия Федерациясе сайлаучыларының гомум санының 4 проценты - якынча 4 миллион кеше - үзләрен сайлаучылар дип белдерүчеләр. Сентябрьдә булачак сайлауларда “Бердәм Русия”дән кандидат исеменә дәгъва кылучылар булу өчен 7 меңнән артык кеше гариза биргән. Моннан тыш, әгәр Дәүләт думасына сайлаулар турында сөйләсәк, бермандатлы округларда һәм исемлек өлешендә вәкиллек буенча нисбәтләр якынча бертөрле”, - дип сөйләде Александр Карелин.
Процедураның һәр өченче катнашучысы - кече һәм урта бизнес вәкиле. Мәгариф өлкәсеннән кандидатлар - 14,5, муниципаль хезмәткәрләр 10 процент чамасы. Шул ук вакытта һәр дүртенчесе генә - гамәлдәге депутат, һәм 4 проценты гына - Дәүләт думасының гамәлдәге чакырылышы депутатлары.
Александр Карелин Владимир Путинның сайлауларда катнашырга чакыруына җавап биргән җәмәгатьчеләрне аерым билгеләп үтте. “Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүнең һәр өченче кандидаты - пандемия белән көрәштә катнашкан волонтер.
“Күрәсең, Президент Владимир Путинның иреклеләр сафына чакыруы тәэсир итте, чөнки исемлекнең өчтән бере - волонтерлар оешмаларында пандемиягә каршы көрәштә үз-үзен актив һәм тырышып күрсәткән кешеләр”, - дип билгеләде Федераль оештыру комитеты рәисе.
Башкортстанда алдан тавыш бирүгә 156 кеше теркәлгән. Катнашучыларның төп өлешен 36 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә (45 процент), яшьләр шулай ук активлык күрсәтте (35 процент).
“Алдан тавыш бирүдә катнашучылар арасында яртысы диярлек (43 проценты) “Бердәм Русия” әгъзалары түгел. Катнашучыларның иң яшенә 21 яшь кенә, ә иң өлкәне агымдагы елда 72нче туган көнен билгеләп үтәчәк", - диде “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Быел алдан тавыш бирү тарихында беренче тапкыр процедурада Донбасс иреклеләр берлеге (СДД) вәкилләре катнашачак. Бу партия белән СДД арасында килешү төзегәннән соң мөмкин булды. Ростов өлкәсендә Дәүләт думасына сайлауларда катнашу процедурасында катнашу өчен документларны Иреклеләр берлеге идарәсе рәисе Александр Бородай тапшырды, Тула өлкәсендә - Берлек әгъзасы Максим Чичкин. Тагын берничә вәкил төбәк һәм муниципаль вәкиллекле органнарга сайлауларда алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды.
Александр Карелин, шулай ук, алдан тавыш бирү бөтен ил күләмендә беренче тапкыр уздырыла, һәм “Бердәм Русия” процедураның легитимлыгын һәм куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итте, дип искәртте.
Оештыру комитеты рәисе, “урланган” аккаунтлар ярдәмендә сайлаучыларны теркәү аша алдан тавыш бирүне дискредитацияләү омтылышлары теркәлгән, дип сөйләде. Алар барысы да оператив рәвештә чикләнгән, ә һәр факт турында партия хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
Сайлаучыларны теркәү 28 майга кадәр дәвам итәчәк. 4,8 миллион кеше, яки илнең 5 процент сайлаучылары Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия"не тәкъдим итәчәк кандидатны сайлау теләге турында белдергән.
Процедура 24-30 майда максималь ачык модель буенча узачак, анда “Дәүләт хезмәте” порталында верификация булган барлык теркәлгән сайлаучылар катнаша алачак. Йомгаклар 1 июньдә ясалачак. Шуннан соң Дәүләт думасына сайлауларга “Бердәм Русия” кандидатлары исемлекләрен съезд раслаячак.
Фото: bashinform.ru