Русиядә ике һәм аннан да күбрәк хөкем ителгән гражданнарга, шулай ук исерек килеш автомобиль йөртү өчен тоткарланганнарга корал сатып алуга лицензия бирүне тыячаклар.
Беренче укуда "Корал турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты Дәүләт думасы тарафыннан хупланды.
Тыю исерек йөргән өчен административ җәзага тартылучыларга, яки үзенең автомобилен исерек йөртүчегә идарә итүне тапшыручыга, яки исереклек халәттә медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен (административ җәза срогы чыкканчы) кагыла.
Закон проекты Дәүләт думасына 2020 елның 21 декабрендә кертелде.
Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин тәкъдим ителгән чикләү чаралары корал кулланып кылына торган җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук законсыз әйләнешкә корал керүне кисәтү булачак, дип саный.
"Русиядә коралга ия кеше адекват, психик яктан сәламәт, тыныч һәм законнарны үтәүчән, үзе кебек үк кешенең хокукларын һәм иреген хөрмәт итүче кеше булырга тиеш", - дип саный депутат.
Законнга үзгәрешләр шулай ук Росгвардиягә хәбәр итмичә гамәлдән чыккан коралны саклауны тыя. Хуҗалар коралны югалтсалар яки урласалар, ведомствога хәбәр итәргә тиеш булалар.
Закон проекты киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта утлы корал әзерләү, яңадан эшләү инструкцияләрен таратуны тыюны күздә тота. Хәзер мондый кагыйдә шартлагыч матдәләрне һәм җайланмаларны кулдан ясау инструкцияләренә карата гына гамәлдә.
Фото: “Бердәм Русия”