Русия Президенты Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында «Җиңү» оештыру комитетының 43нче утырышы булды.
-- Мин барыгызны да «Җиңү» оештыру комитетының чираттагы утырышында сәламлим. Исегезгә төшерәсем килә, ул әле 2000 елда ук төзелде һәм, чыннан да, мөһим бурычларны бергәләп хәл итү өчен, власть органнары, гражданлык җәмгыяте вәкилләрен берләштерә. Ветераннарга ярдәм итү, яшь кешеләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында хәтерне саклау турында сүз бара, - диде Владимир Путин. - Без күптән түгел генә 9 майны билгеләп үттек, ләкин 9 майдан соң бу юнәлешне югалтырга ярамый, мондый төрдәге проблемага һәм ветераннарга игътибар кимемәскә тиеш. Тиздән башка датаны - 22 июньне, нацистлар безнең җиргә бәреп кергән коточкыч, фаҗигале көнне искә төшерәчәкбез. Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тула. Ул күп миллионлаган гомерләрне алып китте, һәр гаиләнең диярлек үз югалтулары, үз геройлары бар.
Федерация Советының беренче вице-спикеры, "Бердәм Русия" партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Русия Фәннәр академиясе Президенты Александр Сергеев "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирүгә заявкаларны карау нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Фото: kremlin.ru