+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 Май 2021, 13:40

"Бердәм Русия" партиясендә алдан тавыш бирү башланды

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең алдан тавыш бирүе башланды, ул 24-30 майда дәвам итәчәк. Бюллетеньнәрне "Дәүләт хезмәтләре" порталында авторизация аша алдан тавыш бирү сайтында электрон форматта тутырырга мөмкин.

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең алдан тавыш бирүе башланды, ул 24-30 майда дәвам итәчәк. Бюллетеньнәрне "Дәүләт хезмәтләре" порталында авторизация аша алдан тавыш бирү сайтында электрон форматта тутырырга мөмкин.
Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен 30 майда республикада санау участокларында тавыш бирү офлайн узачак. Барлыгы республикада тавыш бирү өчен 680 участок ачылачак. Тулы исемлекне "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе сайтында табарга мөмкин.
Барлыгы Башкортстанда алдан тавыш бирүгә 151 кандидат теркәлгән, шуларның 57 проценты - партия әгъзалары, 16 проценты - тарафдарлары һәм 27 проценты партиясез. Бу хакта алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты утырышында "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе секретареның беренче урынбасары Константин Толкачев хәбәр итте.
Константин Толкачев Уфа шәһәр Советына сайлаулар буенча алдан тавыш бирүдә зур көндәшлек булуы турында шйтте. Анда 208 кандидат теркәлгән.
"Саннар Башкортстанда алдан тавыш бирүнең популярлыгы арта баруын күрсәтә. Процедура партиягә республиканы Дәүләт думасында лаеклы тәкъдим итә алсын өчен иң оптималь кандидатларны билгеләргә, аларның абруен бәяләргә ярдәм итә. Республикада процедура сайты аша электрон форматта тавыш бирү теләген 150 меңнән артык кеше белдерде һәм инде беренче сәгатьләрдә үк 1700 сайлаучы билгеләнде. Кызганычка каршы, алдан тавыш бирү сайты DoS-һөҗүмгә дучар булды, ләкин ул максималь якланган һәм процедураны уздыруда бу берничек тә чагылыш тапмаячак", - диде Константин Толкачев.
Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас