Күрсәткечләр былтыргыдан күпкә зуррак.
Башкортстанның экспорт-импорт операцияләре 2021 елның беренче кварталында, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 14 процентка арткан һәм 1 миллиард доллар тәшкил иткән, дип язган идек. Бу хакта республика Хөкүмәтендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева сөйләде.
- Башкортстанның чимал булмаган энергетик экспортының күләме, узган елдагы белән чагыштырганда, рекордлы 72 процентка артуы күзәтелә, - дип билгеләде Маргарита Болычева. - Бу турбореактив двигательләрнең экспорты хисабына эшләнгән. Төп илләр экспорт буенча төбәк контрагентлары Кытай, Латвия, Казахстан, Белоруссия, Финляндия, Төркия, Сингапур, Польша, Нидерланд, АКШ булды.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә экспорт буенча статистик мәгълүматларны тәртипкә салу өлешендә Федераль таможня хезмәте һәм Русия экспорт үзәге белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кушты.
- Русия Хөкүмәте Рәисенең язма мәгълүматларда экспорт товарының килеп чыгышы территориясен күрсәтү турында күрсәтмәсе бар иде, - диде Радий Хәбиров.
- Бу мәсьәләне күп төбәкләр күтәрә. Без җитештергән һәм экспортлаган һәр әйбер статистикада күрсәтелергә тиеш.