+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 Май 2021, 06:20

Владимир Путин Джо Байден белән Женевада очрашачак

Кремльдә Русия һәм АКШ президентларының очрашу датасын һәм урынын игълан иттеләр: Владимир Путин һәм Джо Байден Женевада 16 июньдә сөйләшүләр уздырачак. Ак йортта бу планнарны расладылар.

Кремльдә Русия һәм АКШ президентларының очрашу датасын һәм урынын игълан иттеләр: Владимир Путин һәм Джо Байден Женевада 16 июньдә сөйләшүләр уздырачак. Ак йортта бу планнарны расладылар.

Көн тәртибендә: Русия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм үсеш перспективалары, стратегик тотрыклылык проблемалары, халыкара көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре.

Шул исәптән сүз пандемия белән көрәш һәм төбәк конфликтларын җайга салу турында барачак.

Бу Владимир Путинның һәм Джо Байденның беренче шәхси очрашуы булачак. Моңа кадәр лидерлар ике тапкыр - 26 гыйнвар һәм 13 апрельдә - телефоннан аралашты. Икенче телефон сөйләшүе вакытында нәкъ менә шәхси очрашу турында сүз барды.

Фото: ТАСС
Читайте нас