Башкортстанда "Бердәм Русия"нең алдан тавыш бирүнең төбәк ситуацион үзәге үз эшен дәвам итә.
Оештыру комитеты әгъзалары, партиянең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре, юристлар һәм IT-белгечләр тавыш бирүнең барышын күзәтәләр һәм штаттан тыш хәлләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Алдан тавыш бирү кандидатлары һәм сайлаучылар өчен ситуацион үзәктә кайнар линия эшли: (347) 226-78-05.
30 майда иртәнге 7 сәгать 30 минуттан ситуацион үзәк сайлау участокларын ачу һәм участокларны ябу буенча белешмәләр кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, "Бердәм Русия"нең алдан авыш бирүе бөтен ил буйлап 24-30 майда электрон рәвештә уза. 30 майда кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, халык тавыш бирә ала торган сайлау участоклары ачылачак. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен июнь башында ясыйлар. Сентябрьдә барлык дәрәҗәдәге сайлауларда партияне тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлекләре 19 июньдә съездда Мәскәүдә расланачак.