+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 Май 2021, 05:00

Путин ни өчен гафу үтенгән?

Бу хакта Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белдергән.

Бу хакта Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белдергән.
Лукашенко әйтүенчә, Путин аннан Америкадагы коллегасы Джо Байден белән республикадагы хәлне тикшерүе өчен гафу үтенгән. Бу хакта БЕЛТА хәбәр итә.
Лукашенко белдерүенчә, Путин белән Байден Белоруссияне телефоннан тикшерергә өлгергән һәм Русия Президентына акланырга туры килгән.
“Бу планда Путин намуслы булды. Ул соңыннан шалтыратты һәм рөхсәтсез Белоруссияне тикшерүе өчен гафу үтенде. Мин әйтәм: “Аңа шулай дип әйткәнең өчен үзеңә рәхмәт”, — ди Лукашенко.
“Байден хәзер Белоруссиянең кайда урнашканлагын белер ичмасам”, — дип тә ассызыклый Белоруссия Президенты.
Моңа кадәр Лукашенко Путин белән Байденның Белоруссияне тикшерәселәре килсә, Минскка килә аларга мөмкин икәнлеген белдергән иде. Ул ике лидерны да лаеклы каршыларга вәгъдә бирде.
Фото: Reuters
Читайте нас