+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 Май 2021, 14:19

"Бердәм Русия" - төпле, өлгергән сәяси партия"

Александр Сидякин партиянең эшен югары бәяләде.

Александр Сидякин партиянең эшен югары бәяләде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Кырмыскалы районының Бекет авылында "Бердәм Русия"нең беренчел тавыш бирүендә үз сайлавын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирү - ул үзенә бары тик өлгереп җиткән сәяси партия генә рөхсәт итә ала торган процедура.
"Бердәм Русия" бүгенге көнгә - ачык тавыш бирү юлы белән сайлауларга кандидатлар исемлеген билгели торган бердәнбер сәяси берләшмә.
"Ун ел элек әлеге процедураны съезд билгеләде, бүгенге көндә партия эшне ачык һәм үтәкүренмәле итеп оештыра. Һәркем килергә, үзе өчен тавыш бирергә, бюллетеньдә калырга һәм, социаль һәм матди хәленә карамастан, депутат булырга мөмкин. Беренчел тавыш бирү - үзенә күрә "социаль лифт". "Бердәм Русия"нең көче нәкъ менә шундый процедуралардан курыкмавында", - диде Александр Сидякин.
Читайте нас