Бүген иртәннән үк алдан тавыш бирү бара.
"Бердәм Русия" партиясенә алдан тавыш бирү - сайлаучының үзе, шәһәр, авыл, республика өчен файдалы кандидатларны сайлап алуның мөһим һәм сыналган ысулы.
Беренче тапкыр алдан тавыш бирү электрон юл белән PG.ER.RU сайты аша да, республикада ачылган 680 махсус хисап участогында да уза. Үзеңнең хисап участогының адресын шул ук PG.ER.RU сайтында табарга мөмкин.
"Бердәм Русия" - һәр сайлаучыга сайлаулар башланганчы ук һәр кандидатның шәхесе һәм планнары белән танышырга мөмкинлек биргән бердәнбер сәяси көч. Алдан тавыш бирү демократик процедура буенча уза: исемлек буенча бюллетеньнәрдә - берничә кандидат, ә бермандатлы округларда берәр кандидат сайларга мөмкин.