"Киләчәккә битараф булмаганнар бүген тавыш биргәндер".
Уфада “Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Республика халык иҗаты йортының Мәдәният үзәгендә урнашкан 2нче сайлау участогында тавыш бирде.
Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлауларда катнашу өчен "Бердәм Русия" партиясеннән кандидатуралар сайлау буенча беренчел тавыш бирүдә катнашырга урындагы халык иртәдән үк монда килә.
"Без алдан тавыш бирүне үткәрүгә зур әһәмият бирәбез, нәкъ менә ул Дәүләт думасына сайлауларда "Бердәм Русия"не тәкъдим итәчәк кандидатураларны билгеләргә тиеш. Якындагы биш елда гамәлгә ашырылачак кануннар һәм сәясәтнең төп юнәлешләре депутатлар составына бәйле булачак. Ышанам, бүген киләчәгенә битараф булмаган бик күпләр үз тавышларын биргәннәрдер", - дип ассызыклады Константин Толкачев.