12 сәгатькә алынган мәгълүматлар шуны күрсәтә.
Башкортстанда урындагы 12 сәгатькә 242 460 кеше тавыш бирде, бу исемлеккә кертелгән сайлаучылар санының 8 процентын тәшкил итте. Исегезгә төшерәбез, бүген республикада тавыш бирү катнаш система буенча уза: участокка шәхсән килеп һәм электрон.
Катнашуда тавыш бирүнең ике төре дә исәпкә алына. "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров ясаган фаразлар буенча, гомум катнашу 15 процент тирәсе булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Дәүләт думасына, Уфа шәһәр Советына алга таба сайлаулар өчен бүген "Бердәм Русия" партиясеннән кандидатуралар сайлау буенча алдан тавыш бирү уза.